news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү мөфтие мөселманнарның бердәмлеген бүгенге көннең иң мөһим мәсьәләсе дип саный

Илдар хәзрәт Аляутдинов «Россия мөселманнарының дини мирасы» II Халыкара форумында каралачак темаларны мөһим дип белдерде.

Мәскәү мөфтие мөселманнарның бердәмлеген бүгенге көннең иң мөһим мәсьәләсе дип саный
Салават Камалетдинов

(Болгар, 26 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Мәскәү мөфтие Илдар хәзрәт Аляутдинов мөселманнарның бердәмлеген бүгенге көннең иң мөһим мәсьәләсе, диде. Бу турыда ул «Россия мөселманнарының дини мирасы» II Халыкара форумы вакытында журналистлар белән сөйләшкәндә әйтте.

«Бүген төп мәсьәлә — мөселманнарның бердәмлеге. Төбәкләрдә дини мәсьәләләргә карата һәркем төрле карар чыгара. Кемдер - мәчет кысаларында, кемдер - Диния нәзарәтендә. Һәрвакытта да бу карарлар чагыша дип әйтеп булмый. Мөселман җәмәгатьчелеге дөреслекнең кайда икәнен белми аптырашта кала», — диде Мәскәү мөфтие.

Мөфти иң күп аңлашылмаучанлык тудырган мисал буларак мәетне җирләү һәм талак мәсьәләләрен китерде.

«Без бергә җыелганда, ничек эшлисен, уртак проблемаларны ничек хәл итәсен карыйбыз. Бу бик мөһим эш. Форумда каралачак темалар да бик мөһим. Аллаһ дөрес карарга килергә насыйп итсен», — диде Илдар хәзрәт Аляутдинов.

Болгар ислам академиясендә 26-30 октябрьдә «Россия мөселманнарының дини мирасы» II Халыкара форумы уза. Биш көн дәвамында галимнәр һәм дин әһелләре Россия мөселман халыкларының традицион ислам рухи кыйммәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүдәге актуаль проблемалар буенча фикер алышачак. Форумның беренче көне күбесенчә сәламләүләрдән торды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100