news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дин белгечләре Россия ислам дине мирасын өйрәнү буенча фикерләшергә Болгарда җыелды

«Россия мөселманнарының дини мирасы» II Халыкара форумында Россия мөселманнарының Диния нәзарәтләре вәкилләре дә катнаша.

Дин белгечләре Россия ислам дине мирасын өйрәнү буенча фикерләшергә Болгарда җыелды
Салават Камалетдинов

(Болгар, 26 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Болгар ислам академиясендә 26-30 октябрьдә «Россия мөселманнарының дини мирасы» II Халыкара форумы уза. Биш көн дәвамында галимнәр һәм дин әһелләре Россия мөселман халыкларының традицион ислам рухи кыйммәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүдәге актуаль проблемалар буенча фикер алышачак.

Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов аралашуга, идеяләр һәм фикерләр белән алмашуга ихтыяҗ бүгенге көндә бигрәк тә зур дип белдерде. Форумның беренче өлеше сәламләүләрдән торды. Калган өлеше күренекле дөньяви галимнәр һәм дин әһелләренең җитди фәнни докладларына бай булачак, төрле конференцияләр узачак.

«Бүген экспертлар билгеләп үткәнчә, мөфтиләр арасында күп кенә проблемалар буенча бердәм фикер булмау проблемасы бар. Моның сәбәбен мин Россиядә гасырга якын динне тирәнтен өйрәнмәүдә күрәм. Болгар ислам академиясе мөселман дини идарәләренең әйдәп баручы вәкилләре өчен дискуссия мәйданына әйләнде. Бүген биредә мөселманнарның күпчелек Диния нәзарәтләре вәкилләре җыелды», — диде Данияр Абдрахманов.

Болгар ислам академиясе форумны Татарстан җитәкчелеге һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды, Россия Фән һәм югары белем министрлыгы, Россия мөселманнарының Үзәк диния Нәзарәте, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә уздыра.

 


Галерея: "Россия мөселманнары дини мирасы" II Халыкара форумы
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100