news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин Болгарны Россия мөфтиләрен берләштерүче урын дип белдерде

Татарстан мөфтие Россиянең 85 мөфтиен берләштерүче оешма юклыгын әйтте.

Камил Сәмигуллин Болгарны Россия мөфтиләрен берләштерүче урын дип белдерде
Салават Камалетдинов

(Болгар, 26 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Болгарны Россия мөселманнары өчен аралашу урыны дип белдерде. Бу турыда ул «Россия мөселманнарының дини мирасы» II Халыкара форумы вакытында «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

«Россиядә 85 мөфти бар. Кызганыч, аларны берләштерә торган оешма юк. Бу нисбәттән Болгар нейтраль урын булып күренә. Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте дә, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте дә, башка халык мөселманнары да монда рәхәтләнеп килә. Аллага шөкер, шундый урыныбыз бар», — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Болгар ислам академиясендә 26-30 октябрьдә «Россия мөселманнарының дини мирасы» II Халыкара форумы уза. Биш көн дәвамында галимнәр һәм дин әһелләре Россия мөселман халыкларының традицион ислам рухи кыйммәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүдәге актуаль проблемалар буенча фикер алышачак. Форумның беренче көне күбесенчә сәламләүләрдән торды.



Галерея: "Россия мөселманнары дини мирасы" II Халыкара форумы
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100