news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимергали хәзрәт Юлдашев ярымай тагу турында үз фикерен әйтте

Мөселман хатын-кыз яулыктан, ир-ат түбәтәйдән булырга тиеш. Башка нәрсәләр тагып йөрү мөһим түгел, ди «Саләх» мәчете имам хатыйбы.

Тимергали хәзрәт Юлдашев ярымай тагу турында үз фикерен әйтте
Владимир Васильев

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «Саләх» мәчете имам хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев мөселманнарның ярымай тагып йөрүе турында үз фикерен әйтте.

«Ярымай тагу төрекләрдән килгән. Шәригатьтә ярымай тагарга кирәк, дигән әйбер юк. Ислам динен кабул иткән кеше „Лә иләһә иллә алла, мухаммадур-расулуллаһ“ сүзләре белән мөселман була. Мөселман хатын-кыз яулыктан, ир-ат түбәтәйдән булырга тиеш. Төп атрибутика шушы. Тагын нәрсәдер тагып йөрү мөһим түгел», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән интервьюда.

Элегрәк «Татар-информ» Тимергали хәзрәт Юлдашевның хәрәм ризыкны хәләл дип ашаткан кеше берьюлы өч гөнаһ эшли, дигән фикере турында язган иде.



Галерея: «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев белән әңгәмәдән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100