news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимергали хәзрәт Юлдашев: Хәрәм ризыкны хәләл дип ашаткан кеше берьюлы өч гөнаһ эшли

«Кеше башка берәүгә ярамаган ризык ашатып, аны авыр хәлдә калдыра. Бу бик куркыныч. Андый гөнаһлардан ерак булырга кирәк», — ди Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы.

Тимергали хәзрәт Юлдашев: Хәрәм ризыкны хәләл дип ашаткан кеше берьюлы өч гөнаһ эшли
"Татар-информ" архивы

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Хәрәм саналган ризыкны хәләл дип башка берәүгә ашаткан кеше берьюлы өч гөнаһ эшли, ди Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев.

«Беренчедән, ул үзенә зур гөнаһ — ялган ала. Икенчедән, ул үзе хәрәм ашаган булып санала. Ягъни гөнаһы үзе хәрәм ризык ашаган кадәр килә. Өченчедән, бу алдау гына түгел, ә хыянәт кылу була. Ул башка кешегә ярамаган ризык ашатып, аны авыр хәлдә калдырды. Бу бик куркыныч. Андый гөнаһлардан ерак булырга кирәк», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Элегрәк Тимергали хәзрәт Юлдашевның җанисәп вакытында һәр кеше үз милләтендә калырга тиеш, дигән фикере турында язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100