news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сызраньдагы «Фәйзулла» мәчетен сүттерү буенча суд утырышы 15 декабрьгә күчерелгән

Өч атна эчендә кирәкле документлар туплау өчен мәчеткә 200-250 мең сум акча кирәк.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендәге «Фәйзулла» мәчетен сүттерү буенча суд утырышы өстәмә документлар туплау өчен 15 декабрьгә күчерелгән.

  • «Татар-информ» агентлыгы Самара өлкәсенең Сызрань шәһәре администрациясе, 2016 елда салынган «Фәйзулла» мәчетен сүттерүне таләп итеп, судка мөрәҗәгать иткәне турында хәбәр иткән иде. Ул чакта суд утырышы 22 ноябрьгә билгеләнгән иде.

Сызрань татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Ринад Шәрәфетдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә судның беренче утырышы кичә булганын һәм 15 декабрьдә чираттагы утырыш буласын әйтте. Шәһәр администрациясе һәм мәчет тарафыннан өстәмә документлар әзерләү өчен өч атнадан артык вакыт бирелгән.

«Суд утырышында Сызрань администрациясеннән хокукый идарә башлыгы Айгөл Бәхтиярова катнашты. Ул мәчетне сүттерү яклы булмавын әйтте. Әле эш безнең уңайга борылды дип әйтергә иртәрәк. Гариза судка барып ирешкәч, мәчетнең язмышын администрация түгел, ә судья хәл итәчәк. Ике якка да документлар тупларга вакыт бирелде. Мәчетнең документлары өч ел элек эшләнгән иде, ә суд өчен бер елдан иске булмаганнары кирәк. Аларны әзерләү безнең өчен өстәмә чыгым булачак», — диде Ринад Шәрәфетдинов.

Судка территориянең күктән төшерелгән фоторәсеме, мәчетнең шәхси йортларга комачау итмәвен исбатлаучы белешмә һәм җирнең категориясен үзгәртү өчен башка документлар кирәк икән. Ринад Шәрәфетдинов аларны туплау 200-250 мең сумга төшәчәген фаразлады. Мәчетнең әлегә утыз мең сум акчасы гына бар. Җирле эшмәкәрләр акча белән ярдәм итү теләген белдермәгән.

«Без моңарчы өч мәртәбә мәчет территориясен бер категориядән икенче категориягә күчерү турында гариза тапшырган идек. Алар вакытында каралган булса, бүген бу проблема килеп тумас иде. Хәзер 200 мең сумны кайдан алырга?» — диде Ринад Шәрәфетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100