news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Митрополит Феофанны Казан Изге Ана иконасы чиркәве янында җирләделәр

Татарстанның идарә итүче архиерие 73 яшендә вафат булды.

Митрополит Феофанны Казан Изге Ана иконасы чиркәве янында җирләделәр
https://prav.tatarstan.ru

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Казан-Богородица ирләр монастыре территориясендә Изге Ана иконасы чиркәве янында җирләнде. Дин әһеле әлеге чиркәүне торгызуда зур хезмәт куйды.

Гыйбадәтханә янындагы мәйданда кабер урыны кирпечтән әзерләнде. Соңгы юлга архиерийны озатырга республиканың  җитәкчеләре, дин әһелләре, дин тотучылар килде.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан 2020 елның 20 ноябрендә Мәскәүдә вафат булды. Республиканың православие җәмгыятен ул 2015 елның июленнән җитәкли иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100