news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Владыка Феофанның изге эшләрен мәңге онытмаячакбыз

ТР Президенты Казан һәм Татарстан митрополиты белән хушлашты.

Рөстәм Миңнеханов: Владыка Феофанның изге эшләрен мәңге онытмаячакбыз

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Митрополит Феофанның якты истәлеге Татарстан халкының күңелендә мәңге сакланачак, чөнки владыка уникаль кеше иде һәм 5 ел эчендә республикада күп эшләр башкарырга өлгерде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән хушлашу мәрасимендә шундый фикерен белдерде.

«Владыка уникаль кеше иде. Республикада эшләгән 5 ел эчендә ул барлык конфессияләргә рухи хезмәт итү үрнәге булды. Татарстанда аны барыбыз да яраттык. Ул – Ватаныбыз өчен үрнәк. Владыка Феофанның изге эшләрен мәңге онытмаячакбыз», - диде Миңнеханов.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, митрополит республиканың мөселман өммәте белән яхшы мөнәсәбәтләр булдыруга иреште, православие-ислам диалогын үстерүгә өлеш кертте. Ул шулай ук Казан Изге Ана иконасы чиркәвен яңадан торгызу белән актив шөгыльләнде. Аны нәкъ менә шуның янында җир куенына иңдерәчәкләр.

Бүген ТР башкаласында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән хушлашалар. Иртәнге 9да Казан Кремлендәге Благовещение соборында илаһи литургия башланды. Чиркәүгә митрополит Феофан белән хушлашу өчен Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә килде.

Архиерей 20 ноябрьдә коронавирус инфекциясе аркасындагы өзлегүләр нәтиҗәсендә вафат булды. Митрополитның Татарстандагы эшчәнлеге турында тулырак Sntat.ru сайтында укыгыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100