news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Минск мәчетенә Коръәннең махсус басмасын бүләк итте

Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Җәмигъ мәчетен карады.

Татарстан Президенты Минск мәчетенә Коръәннең махсус басмасын бүләк итте
tatarstan.ru

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасына сәфәре кысаларында Минск шәһәрендә Җәмигъ мәчетендә булды һәм Коръәннең махсус басмасын бүләк итте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Җәмигъ мәчете 2016 елда ачылды. Ул 100 ел элек ачылган һәм юкка чыккан Минск таш мәчете рәвешендә төзелде. Биредә 2 меңгә якын мөселман берьюлы намазга җыела ала.

Мөфти Абу-Бәкер Шабанович Беларусь мөселманнары һәм аларның эшчәнлеге турында сөйләде, мәчет буйлап экскурсия уздырды. Биредә намаз залы, китапханә, уку класслары, конферец-зал һәм ислам тарихы музее бар.

«Бик матур. Архитектурасы һәм эчтәлеге белән уникаль корылма. Өстәвенә бик функционал да», — диде Миңнеханов. Татарстан Президенты мәчеткә Коръәннең махсус басмасын бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100