news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы татарлары белән очрашты

«Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» берләшмәсенең рәисе Эльвира Левшевич Президентка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы татарлары белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Беларусь Республикасына эш сәфәре кысаларында Беларусьта яшәгән татарлар белән очрашты. Ул татарларга телне, гореф-гадәтләрне саклаган өчен рәхмәтен әйтте. «Матур иҗат коллективлары эшләп килүе сөендерә. Киләчәктә аларны Казанда көтеп калабыз. Алга таба да шулай элемтәдә булыйк», — диде Президент. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» берләшмәсенең рәисе Эльвира Левшевич сүзләренчә, 2019 елның 1 гыйнварына оешмада 140 әгъза исәпләнә. Ул ел саен Минскта Сабантуй уздырылуын билгеләп үтте. Милли бәйрәмне уздыруда ярдәм иткән өчен Президентка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Оешма көче белән Белорусиядә бик күп эшләр башкарылган. «Ләйсән», «Күбәләк» фольклор ансамбльләре, балалар төркемнәре төзелгән.

Эльвира Левшевич Президентка үтенечләрен дә җиткерде. Аның сүзләренчә, «Ләйсән» ансамбленең баяны бик искергән. Ул Рөстәм Миңнехановтан коллективны баян белән тәэмин итүне сорады. Шулай ук ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Беларусьтагы ансамбльләрнең Казанда һәм Татарстан районнарында чыгышларын оештыруда ярдәм күрсәтергә үтенде.

Мәскәү, Ржев, Смоленск, Витебск, Могилевны фашистлардан азат итүдә катнашкан Казахстан татары Әдһәм Кәримовның каберен төзекләндерүдә дә дәүләт ярдәме кирәклеген әйтте. Моннан тыш, Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре Белорусь җирлегендә яшәгән татарларның алты гасырлык тарихын өйрәнеп, алар турында хезмәт бастырылса бик яхшы булыр иде, дигән теләк белдерде.

«Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсенең президиум әгъзалары Фагилә Матшина, Джон Нигъмәтуллин, Рамилә Ситникова Татарстан Президенты Рәхмәтенә лаек булды. Берләшмәгә истәлекле бүләк тапшырылды. Чараны Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды.

Беларусь Республикасында рәсми саннар буенча 7500, ә рәсми булмаган саннар буенча 11 мең, Минск шәһәрендә 3 меңләп татар яши. Беларусь Республикасында 1998 елда оешкан «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсе бар. Берләшмәнең Гродно, Витебск, Бобруйск һәм Ивье шәһәрләрендә филиаллары актив эшләп килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100