news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү мөфтие мөселманнарның коронавирус вакциналарына мөнәсәбәте турында сөйләде

Илдар Аляутдинов сүзләренчә, мөселман дин әһелләре вакцина иминлеген һәм аның ислам күзлегеннән рөхсәт ителүен ачыкларга тиеш.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов сүзләренчә, гомумән алганда, мөселманнар коронавирустан яңа вакциналарга сак карый, әлегә прививкалар ясатмауны өстен күрә, дип яза РИА Новости агентлыгы.

Аляутдинов хәбәр иткәнчә, вакцинация мәсьәләсе буенча дини-хокукый нәтиҗә әзерләнәчәк. Россия Диния нәзарәте мартта «Спутник V»ны рөхсәт итүче фәтвә чыгарырга мөмкин, дип хәбәр иткән идек.

«Гомумән алганда, дин тотучылар — ә мин бик күп кешеләр белән аралашам, — шикләнә. Интернетта төрле фикерләр бар. Һәм бер ел яки күбрәк көтәбез, диләр. Тик безнең моңа вакыт бармы?» — дип сорау куя мөфти.

Аның сүзләренчә, мөселман дин әһелләре вакцина иминлеген һәм аның ислам күзлегеннән рөхсәт ителүен ачыкларга тиеш. Бу кешеләр чыннан да сыйфатлы продукттан файдалансын өчен һәм «җәмгыять турында кайгырту» кирәклеге белән бәйле. Шул ук вакытта ул искәрткәнчә, теге яки бу вакцинаны этәрү белән бернинди дә шәхси кызыксыну юк.

Элегрәк Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Covid-19 инфекциясеннән «Спутник V» һәм «ЭпиВакКорона» Россия вакциналарын хәләллеккә тикшерү өчен сорау җибәргән иде. Февраль аенда Россия мөселманнарының Диния нәзарәте «Спутник V» вакцинасын уйлап табучылардан составы турында мәгълүмат алган.

РФ Диния нәзарәте башлыгы мөфти Равил Гайнетдин «Спутник V"вакцинасы белән прививка ясаткан, дип язган нидек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100