news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Равил Гайнетдин коронавирустан «Спутник V» прививкасын ясаткан

Тиешле вакыт узганнан соң ясалган анализ мөфтинең канында антитәнчекләрнең җитәрлек дәрәҗәдә булуын күрсәткән.

Мөфти Равил Гайнетдин коронавирустан «Спутник V» прививкасын ясаткан

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин COVID-19 коронавирусыннан ике векторлы «Спутник V» вакцинасын ясаткан. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөфти Гайнетдин «Спутник V» вакцинасының беренче һәм икенче компонентларын 2020 елның ноябрь һәм декабрь айларында алган. Тиешле вакыт узганнан соң, анализ мөфтинең канында антитәнчекләрнең җитәрлек дәрәҗәдә булуын күрсәткән. Мөфти белән бергә вакцинацияне аның гаилә әгъзалары да ясаткан, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100