news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәзрәт ир-атларга күз зинасыннан саклану өчен киңәш бирде

Ир кешенең уйлары башка хатын-кызлар турында түгел, ә үзенең тормыш иптәше турында булырга тиеш, ди Алмаз хәзрәт Мөхлисов.

Хәзрәт ир-атларга күз зинасыннан саклану өчен киңәш бирде
Михаил Захаров

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов ир-атлар чит хатын-кызларга карап, күз зинасы кылмас өчен киңәш бирде.

«Пәйгамбәребез: „Куллар, аяклар вә күзләр зина кыла аладыр“, — дип әйтте. Чит хатын-кызга карау күз зинасы була. Шулай ук пәйгамбәребезнең: „Беренче караш үзең өчен, икенче караш сиңа каршы“, — дип әйткән сүзләре бар. Күзләрне йомып йөреп булмый. Беренче тапкыр караш ташладың икән, кире әйләнеп борылып караудан сакланырга кирәк», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән интервьюда.

Алмаз хәзрәт Мөхлисов сүзләренчә, ир-атның уйлары үзенең хәләл җефете турында булырга тиеш.

«Әгәр хатын-кыз ирен өйдә ертык халаттан, чәче-башы тузган килеш каршы алса, бу ир кешенең бөтен уйлары, фикере урамдагы кызларда кала. Ә аның уйлары үзенең хәләл җефете турында булырга тиеш. Шуңа күрә хатыны да бизәнсен, матурлансын, пөхтә киенсен», — дип сөйләде имам-хатыйб.

Элегрәк «Татар-информ» Алмаз хәзрәт Мөхлисовның ир-атларга чәчне җилкәгә кадәр үстерергә ярый, дигән фикерен язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100