news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз хәзрәт Мөхлисов ир-атларга рөхсәт ителгән чәч озынлыгын атады

Чәч алдырган вакытта, салмак формада кистерергә кирәк, ди хәзрәт.

Алмаз хәзрәт Мөхлисов ир-атларга рөхсәт ителгән чәч озынлыгын атады
Рамил Гали

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов Ислам динендә ир-атларга рөхсәт ителгән чәч озынлыгын атады.

«Ир кешегә чәчне җилкәгә кадәр үстерергә ярый. Пәйгамбәребезнең дә чәче җилкәсенә кадәр дә, колагыннан өстәрәк тә булган, дип әйтелә. Чәчне алдырган вакытта ул салмак, тигез формада булырга тиеш, ниндидер „баскычлар“ ясау кирәкми», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Хәзрәт хатын-кызларга чәч буярга рөхсәт ителүе турында да сөйләде.

«Чәчне карадан тыш, башка төсләргә буярга була. Бу очракта буяу тәһарәт алганда су үткәрә торган булырга тиеш», — диде «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы.



Галерея: «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән әңгәмәдән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100