news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Москалькова мәетләрне ярмыйча калдырырга мөмкин булган шартларны ачыклаячагын әйтте

РФ Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил мәетләрне яру бары тик мөһим очракта гына башкарылу яклы икәнен белдерде.

Москалькова мәетләрне ярмыйча калдырырга мөмкин булган шартларны ачыклаячагын әйтте
https://bolgar.academy/

(Болгар, 9 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова үлгән кешене ярмыйча калдырырга мөмкин булган шартларны ачыклау өчен РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итәчәген белдерде. Бу хакта ул Болгар ислам академиясе студентларының сорауларына җавап биргәндә әйтте.

Бүген Татьяна Москалькова Болгар ислам академиясендә лекция укыганнан соң, студентлар белән аралашты. Шәкертләрнең берсе картаеп үлгән кешеләрне ярдыру мәшәкате берничә көнгә сузылу очраклары булуын һәм мөселманнар арасында бу ризасызлык тудыруын әйтте.

«Үлемнең криминаль булуына шик юк икән, мәрхүмне яру бүгенге көндә күп кенә очракта мәҗбүри түгел дип беләм. Шик булган очракта гамәлдәге тәртипкә буйсынырга туры килә. Әгәр кешенең үлемгә китергән диагнозы билгеле яки ул өлкән яшькә җитеп, дөнья белән хушлашса, туганнары аңа экспертиза уздырмауны сорый ала. Кагыйдә буларак, мондый мөрәҗәгатьләргә каршы килмиләр», — дип җавап бирде Татьяна Москалькова.

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил мәетне яру бары тик мөһим очракта гына башкарылу яклы икәнен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100