news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татьяна Москалькова Болгар ислам академиясенә хезмәттәшлек тәкъдим итте

Бүген Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Болгар ислам академиясенең эшчәнлеге белән танышты һәм студентларга лекция укыды.

Татьяна Москалькова Болгар ислам академиясенә хезмәттәшлек тәкъдим итте
https://bolgar.academy/

(Болгар, 9 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова Болгар ислам академиясен дини характердагы материалларга эксперт фикере белдерү өчен хезмәттәшлеккә чакырды. Әлеге тәкъдимне омбудсмен Болгар ислам академиясендә лекция укыганда ясады.

Бүген Татьяна Москалькова Болгар ислам академиясенең эшчәнлеге белән танышты һәм студентларга лекция укыды. Ул омбудсмен институтының килеп чыгу тарихы һәм Россиядә аның роле турында сөйләде.

«Бүгенгесе көндә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил теге яки бу материалның экстремистик булу-булмавы турында бәяләмә бирергә хокуклы. Чынлыкта, рухны, җәмгыятьне җимерүче һәм ныгытучы фәлсәфәнең чиген ачыклау кыен. Тикшерү һәм хокук саклау органнарыннан килгән дини характердагы материалларга квалификацияле эксперт фикере белән ярдәм итү өчен Болгар ислам академиясенә хезмәттәшлек тәкъдим итәм», — диде Татьяна Москалькова.

Татьяна Москалькова сүзләренә караганда, аңа экстремистик дип табылган әдәбият укыган өчен җинаять җаваплылыгына тартылган яшь кешеләр ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итә. «Экстремистлыкның асылын аңламаудан җимерелгән яшь язмышлар күп», — ди ул.

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил РФ Юстиция министрлыгы сайтында тыелган әдәбиятның зур исемлеге булуын әйтте. Ул Ислам дине белән кызыксынган кешеләргә кулларына эләккән дини китапны тыелган китаплар исемлегеннән карап тикшерергә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100