news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие республика әләмен Эльбруска алып менгән

«Мөгаен, бу Россиядә Европаның иң биек ноктасына төрле дин вәкилләренең беренче тапкыр бергә менүедер», — дип сөйләде Камил хәзрәт.

Татарстан мөфтие республика әләмен Эльбруска алып менгән

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Кичә, Халыкара альпинизм көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, 5642 метр биеклеккә ирешеп, Эльбрус тавына менде. Конфессияара төркем составына Татарстанның православие һәм мөселман эшлеклеләре керде.

«Мөгаен, бу Россиядә Европаның иң биек ноктасына төрле дин вәкилләренең беренче тапкыр бергә менүедер», — дип сөйләде Камил хәзрәт.

Ул билгеләп үткәнчә, Эльбрус үзенең мәһабәтлеге, мәкерлелеге һәм сокландыргыч матурлыгы белән таң калдыра. 

Экспедиция составына 10 кеше керде - Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, ТР джиу-джитсу Федерациясе президенты, Абу-Дабидагы дөнья чемпионаты призеры Айрат Кәлимуллин, танылган эшмәкәр Айдар Булатов, кинорежиссер Ренат Хабибуллин, иеромонахлар Амвросий (Горновский) һәм Варсонофий (Обозов) һ.б. 

Эльбрусның иң югары ноктасын - диңгез өсте тигезлегеннән 5642 метрны - штурмлау 2021 елның 7 августыннан 8 августына каршы төндә була һәм Халыкара альпинизм көне (8 августта) һәм мөселман календаре буенча яңа 1443 ел җитүе белән туры килә. Шул рәвешле, Эльбруска беренче тапкыр Татарстаннан уңышлы динара экспедиция ясалды, дип яза ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Гыйнварда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, джиу-джитсу буенча кышкы җыенга килгәч, Эльбрус тавының 4460 метр биеклегенә күтәрелгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100