news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин Эльбрус тавына Татарстан флагын алып менде

Татарстан мөфтие, джиу-джитсу буенча кышкы җыенга килгәч, 4460 метр биеклеккә күтәрелде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Эльбрус тавына Татарстан флагын алып менде
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, джиу-джитсу буенча кышкы җыенга килгәч, Эльбрус тавына - 4460 метр биеклеккә күтәрелде. Биредә ул Татарстан флагын тотып истәлеккә фотога төште.

«Бу көннәрдә мин Россия джитсерларының кышкы спорт җыеннарында. Көненә икешәр тапкыр күнекмәләр үткәрәбез, джиу-джитсу буенча Россия чемпионы Дауд Адаев белән бергә сугышчан осталыкны камилләштерәбез. Шулай ук Эльбрус тавына 4460 метр биеклеккә күтәрелдем», - дип белдерде ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

Шул ук вакытта, Камил хәзрәт искәрткәнчә, 4460 метр - «кышкы чорда тауга күтәрелүдә иң югары дәрәҗә». Эльбрусның биеклеге – 5642 метр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100