news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Адвокат Руслан Нагиев: Суд Сызраньдагы «Фәйзулла» мәчетен сүттермәү яклы булды

Сызрань шәһәре администрациясе 2016 елда салынган «Фәйзулла» мәчетен суд аша сүттерүне ахырга кадәр таләп итте.

Адвокат Руслан Нагиев: Суд Сызраньдагы «Фәйзулла» мәчетен сүттермәү яклы булды
Владимир Васильев

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Адвокат Руслан Нагиев Самара өлкәсенең арбитраж суды Сызраньдагы «Фәйзулла» мәчетен сүттермәү яклы булуын әйтте.

«Бүген суд утырышы булды. Аллага шөкер, без мәчетне тулысынча яклый алдык. Суд мәчетне сүттермәскә дигән карар чыгарды. Карар үз көченә кергәнче бераз вакыт кирәк», — диде Руслан Нагиев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Сызрань шәһәре администрациясе 2016 елда салынган «Фәйзулла» мәчетен суд аша сүттерүне таләп итүе турында «Татар-информ» агентлыгы 2021 елның 18 ноябрендә хәбәр иткән иде. Мәчетне якларга адвокат Руслан Нагиев алынды.

Ике айдан артык вакыт дәвамында берничә суд утырышы булды. Һәр утырыш саен мәхәлләдән өстәмә документлар таләп ителде. Шәһәр администрациясе үз дәгъвасын кире алмады, ахырга кадәр мәчетне сүттерүне сорады.

Руслан Нагиев «Татар-информ» хәбәрчесенә администрациянең югары инстанциягә апелляция тапшыру хокукы барлыгын раслады, ләкин апелляцияләр булмасына ышанычын белдерде. Соңгы суд утырышына кадәр үк адвокат администрациянең дәгъвасын нигезсез, дип әйткән иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100