news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселман җыенын оештыручы: Кызларга — итагатьлелек, егетләргә ир-ат була белү җитми

Мөселман яшьләре форумы «Мөселманнарның аналары» һәм «Ир-атның яхшы сыйфатлары» темаларына багышлана.

Мөселман җыенын оештыручы: Кызларга — итагатьлелек, егетләргә ир-ат була белү җитми
Солтан Исхаков

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Мөселман яшьләре форумын оештыручылар фикеренчә, кызларга итагатьле булырга, ә егетләргә тәвәккәл булырга өйрәнергә кирәк.

«Бүгенге көндә безнең кызларга итагатьле булу, ә егетләргә ир-ат була белү җитми. Унҗиде яшендә бик зирәк булган һәм утыз яшендә дә акыл кереп җитмәгән яшьләр бар. Мөселман яшьләре форумы темалары да шуннан чыгып сайланды», — дип сөйләде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова.

Кызлар өчен форум «Мөселманнарның аналары» темасына багышланачак. «Кызлар белән Пәйгамбәребез (с.г.в.) хатыннары турында сөйләшергә уйлыйбыз. Гаилә мөнәсәбәтләре нечкәлекләре, өммәтебез аналары булган хатын-кызларның сыйфатлары турында сүз барачак. Ул сыйфатлар бүгенге тормыш яссылыгында каралачак», — дип аңлатты бүлек җитәкчесе.

Егетләр форумда үзләрен сынап карый алачак. «Кайбер егетләр кызларга тәкъдим ясарга да әзер түгел. Без алар өчен чын ирләрчә ныклы форум уздырырга булдык. Алар палаткада яшәячәк. Егетләр төнге походка чыгып китәчәк, анда үзләренә кич аш пешерәчәкләр. Шундый гайре табигый шартларда яшәп карыйлар. Анда спорт белән шөгыльләнү каралган», — дип сөйләде форумны оештыручы «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Шулай ук форумнарда катнашучылар өчен тренинг, мастер-класс, квест, экскурсияләр оештырылачак.



Галерея: XII Мөселман яшьләре форумын үткәрүгә багышланган матбугат очрашуыннан фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100