news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга Мөселман яшьләре форумына Германия, Индонезия, Кыргызстаннан кунаклар киләчәк

Яшьләр форумы егетләр һәм кызлар өчен аерым уза.

Казанга Мөселман яшьләре форумына Германия, Индонезия, Кыргызстаннан кунаклар киләчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). XII Мөселман яшьләре форумына Германия, Индонезия, Кыргызстан һәм Россия төбәкләреннән катнашучылар киләчәк.

«Егетләр форумына Германиянең Берлин шәһәреннән бер егет киләчәк. Аның дусты кызлар форумында катнашыр дип тә көтәбез. Шулай ук форумда катнашучылар арасында Индонезиядән килгән студентлар да бар, алар безнең бик күп проектларда катнаша», — дип сөйләде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова.

Аның сүзләренчә, кызлар форумына Кыргызстанның Бишкәк шәһәреннән килергә теләүчеләр дә бар. Хәзерге вакытта юл мәсьәләләре хәл ителә.

«Башкортстан, Свердловск өлкәсе, Мәскәү яшьләре форумда бик актив катнаша», — ди Айгөл Биктимирова. Шулай ук Оренбург, Екатеринбург, Чиләбе, Түбән Новгород, Димитровград, Пермь, Ижевск, Иваново, Самара, Йошкар-Ола, Махачкаладан катнашучыларның килүе көтелә.

Мөселман яшьләре форумы 12 тапкыр оештырыла, икенче ел инде ул кызлар һәм егетләр өчен аерым уза. Кызлар өчен форум 10-17 июль көннәрендә Казан янындагы ял базасында, ә егетләр өчен 24-31 июль көннәрендә Болгарда оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100