news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел ифтарларда катнашучылар саны йөздән артмаска тиеш

Республика ифтары 7 май көнне «Казан Экспо»да узачак.

Быел ифтарларда катнашучылар саны йөздән артмаска тиеш
Владимир Васильев/архив

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Агымдагы елда Рамазан аенда республика мәчетләрендә узучы ифтарларда катнашучылар саны йөздән күбрәк булмаска тиеш.

«Быел республикабыз мәчетләрендә ифтарлар уздырырга мөмкин. Әмма мәҗлестәге кешеләр саны йөздән артмаска тиеш. Һәр кешегә 4 квадрат метр урын булуы мөһим. Ифтарларга килергә теләүчеләрнең медицина битлегеннән булулары зарур», — диде Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Республика ифтары 7 май көнне «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Анда катнашучыларның йөздән күбрәк булуы көтелә.

«Казан Экспо»ның мәйданы зур, бүлмәләре күп, шунлыктан анда күбрәк кеше җыела ала. Барлык саклык чаралары күреләчәк», — диде спикер.

Элегрәк «Татар-информ» быелгы тәравих намазларының санитар-эпидемиологик вазгыятьне күз уңында тотып узачагын язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100