news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәзрәт быелгы тәравих намазларының үзенчәлеген әйтте

Быел Рамазан ае 13 апрельдә башлана, ә беренче тәравих намазы 12 апрель көнне Ястү намазыннан соң укылачак.

Хәзрәт быелгы тәравих намазларының үзенчәлеген әйтте
Солтан Исхаков

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов быел Рамазан аенда тәравих намазының санитар-эпидемиологик вазгыятьне күз уңында тотып укылачагын әйтте.

«Ни кызганыч, былтыр тәравих намазларын җәмәгатьчелек белән укый алмаган идек. Быел мәчетләребез ачык була. Әмма барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә тиеш булабыз. Мәчетләрдә социаль дистанция сакланачак. Сулыш органнарын саклау өчен битлекләр кулланырга кирәк», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Илфар хәзрәт сүзләренчә, намаз вакытларында социаль дистанция сакланса да, мәчетләрдә урыннар җитәргә тиеш.

«Бу чир җәмгыятьтә әле дә булу сәбәпле, өлкән яшьтәге дин кардәшләребезгә, авырып китүдән куркучыларга өйләрендә гыйбадәт кылырга киңәш итәбез. Җомга намазларыннан да күренгәнчә, мәчеткә килүче мөселманнар саны күпкә кимеде. Шуңа күрә дин кардәшләребез өчен уңайсызлыклар тумас, бер кеше дә урынсыз калмас, мәчетләрдә урыннар җитәр дип ниятлибез», — диде хәзрәт.

Быел Рамазан ае 13 апрельдә башлана. Беренче тәравих намазы 12 апрель көнне Ястү намазыннан соң укылачак. Гает намазы 13 майда булачак.



Галерея: Рамазан ае башлану уңаеннан матбугат конференциясеннән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100