Болгар ислам академиясендә фән докторы дәрәҗәсен алырга әзерләнүче аспирантлар арткан

Узган уку елында алты аспирант докторлык диссертациясен яклаган, быел исә ун аспирант доктор булырга җыена.

(Болгар, 3 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Быел Болгар ислам академиясенең 10 аспиранты докторлык диссертациясен яклар дип көтелә. Узган ел 6 кеше ислам фәннәре докторы дәрәҗәсенә ия булган. Бу хакта магистрлар чыгарылышы вакытында Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов хәбәр итте.

«Быел диссертация якларга әзерләнгән кешеләр арасында узган ел имтихан тотарга өлгермәгәннәр дә бар. Шуңа күрә диссертация яклаучылар саны быел күбрәк», — дип аңлатты Данияр Абдрахманов. Ректор сүзләренчә, киләсе уку елына 10 кеше аспирантурага һәм 25 кеше магистратурага сайлап алыначак.

Академиянең кабул итү комиссиясендә бугенгесе көнгә конкурс аспирантурага бер урынга 4, магистратурага — 5 кеше дип хәбәр иттеләр. Укырга керү өчен югары белем (бакалавр) булу һәм гарәп телен камил белү шарт, чөнки дәресләрнең бер өлеше гарәп телендә бара.

«Белгечләр мәчеттә имам, мәдрәсәдә, дини югары уку йортында, җәмәгать оешмаларында мөгаллим һәм җитәкче булып эшли ала. Быелгы чыгарылыш вәкилләренең бер өлеше даими эшли инде, тагын бер өлеше аспирантурада укуны дәвам итәчәк, калганнарын эшле итү турында сөйләшүләр алып барабыз. Без әзерләгән белгечләргә ихтыяҗ зур. Барлык чыгарылыш укучыларыбыз үз өлкәсендә якты белгечләр дә булыр дип ышанабыз», — диде ректор.

Академияне быел тәмамлаучылар арасында Татарстанда танылган шәхесләр — Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Болгардагы Ак мәчет имамы Али хәзрәт Таҗиев та бар.

«Минем өчен бу аеруча шатлыклы көн. Мин беренче шәкертләрдән булып Академияне тәмамладым», — дип сөенечен белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Укуында яхшы күрсәткечләр белән магистратураны быел тәмамлаган Ильяс Аллагулов киләсе уку елында аспирантурага керергә өметләнә. Беренче югары белемен ул Омск шәһәреннән Казанга килеп Россия ислам университетында ала. Аны тәмамланнан соң өч ел дәвамында Болгар ислам академиясенең магистратурасында укый.

«Диплом эшемне Шәех Ибраһим Әл-Халабинең „Әл-Хәләби Әл-Кәбир“ кулъязмаларына нигезләнеп намаз уку шартлары турында эзләнүгә багышладым. Ул XVI гасырда язылган. Намазга кагылышлы кулъязмаларны компьютерда җыеп, эшкәрттем. Аңлашылмаган урыннарга, чыганаклардан эзләнеп комментарий өстәдем. Сүз гыйбадәт кылу урыны, кием чисталыгы, намаз вакытында тәнне каплау турында бара», — ди Ильяс Аллагулов.