news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие: Бүген өйләгә мәчетләрдә Коръән чыгу төгәлләнәчәк

Татарстан мөфтие һәм митрополиты коронавирус эпидемиясе чорында тормыш мәгънәсе турында уйланырга өнди.

Татарстан мөфтие: Бүген өйләгә мәчетләрдә Коръән чыгу төгәлләнәчәк
Владимир Васильев

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус эпидемиясе белән бәйле рәвештә, Татарстан мәчетләрендә Коръән чыгуны бүген тәмамларга ниятлиләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтте.

«Шушы авыр чорда владыка белән уртак мөрәҗәгать әзерләдек. Бөтен дөнья мөселманнары өчен 1803 елда нәшер ителгән беренче Казан басма Коръәне бар. Чәршәмбе көнне аны һәр мәхәлләдә укып чыгарга дигән карарга килдек. Бүген өйләгә төгәлләячәкбез, аннары Аллаһы Тәгалә шушы афәттән коткарсын дип дога кылачакбыз», — диде мөфти.

Камил хәзрәт зур мәчетләр ябык булуын, шуңа җомгага кеше җыела алмаячагын искәртте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин бу көннәрдә бу дөньяның кыйммәте турында уйланырга, якыннарны кайгыртырга өндәде. Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле рәвештә уртак мөрәҗәгатендә дә шул хакта әйтелә. 

Дин әһелләре коронавирус эпидемиясе чорында тормыш мәгънәсе турында ныграк уйланырга өнди. 

Татарстанның ислам һәм православие лидерлары коронавирустан сакланырга чакыра

news_right_1
news_right_2
news_bot