news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү мәчетләрендә 5 июньдә җомга намазы җәмәгать белән укылмаячак

Россия мөселманнарының рухи лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдиннең хәер-фатихасы белән 6 июньдә дин тотучылар өчен Мәскәү мәчетләре ачыла.

Мәскәү мәчетләрендә 5 июньдә җомга намазы җәмәгать белән укылмаячак

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Мәскәү мәчетләрендә 5 июньдә җомга намазы җәмәгать белән укылмаячак, ул Мәскәү Җәмигъ мәчетеннән онлайн рәвештә трансляцияләнәчәк. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.

Россия мөселманнарының рухи лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдиннең хәер-фатихасы белән 6 июньдә дин тотучылар өчен Мәскәү мәчетләре ачыла.

Инде хәбәр ителгәнчә, 1-4 июньдә Мәскәү Җәмигъ мәчете чикләнгән сандагы мөселманнар катнашында көндезге намаз үткәрә.

Мәскәү мәчетләрендә 5 июньдә җомга намазы җәмәгать белән укылмаячак, ул Мәскәү Җәмигъ мәчетеннән онлайн рәвештә трансляцияләнәчәк.

«Дин тотучылар мәчеткә Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең тиешле барлык санитар-эпидемиологик күрсәтмәләрен үтәгән очракта гына керә ала», - дип белдерде Россия мөселманнары башлыгы мөфти шәех Равил Гайнетдин Мәскәү мэры Сергей Собянин белән телефон аша сөйләшеп, башкаладагы агымдагы санитар-эпидемиологик вазгыять хакында фикер алышканнан соң.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100