news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Мәскәүнең Җәмигъ мәчете эшли башлады

65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авырулары булган затларга күмәк намазлардан тыелырга киңәш ителә.

Бүген Мәскәүнең Җәмигъ мәчете эшли башлады
https://muslim.ru/

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). 1 июньдә Мәскәүнең Җәмигъ мәчете ачылды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күмәк намаз укуны чикләүләрне этаплап бетерү 2020 елның 1 июненнән Роспотребнадзор таләпләрен үтәп, дәүләт һәм җирле хакимият органнары документлары нигезендә башкарылачак. Мәскәү Җәмигъ мәчете биналарын санитар эшкәртү һәрвакыт иң заманча технологияләр һәм чаралар кулланып үткәрелде һәм үткәреләчәк.

Бергәләп намаз укучылар социаль дистанцияне, битлек-перчатка режимын үтәргә тиеш булачак. Ә 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авырулар булган затларга күмәк намазлардан тыелырга киңәш ителә.

Мәчеткә керү юлында һәм намаз уку залларында кулларны эшкәртү өчен антисептик чаралар урнаштырылган.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, коронавирус пандемиясе таралу куркынычы булып сәбәпле, мәчет, Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте учреждениеләре март азыгында ябылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100