news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Гайнетдин Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга сәламәтлек теләп хат юллады

Ватаныбызның киләчәге хакына бүгенге көннең барлык бурычларын тормышка ашыру өчен, савыгу телибез, диелә мөрәҗәгатьтә.

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга сәламәтлек теләп, мөрәҗәгать юллады. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

«Хөрмәтле Михаил Владимирович! Россия мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезгә тизрәк сәламәтләнүегезне телим. Авыруыгыз җиңел узсын һәм тулысынча сәламәтләнегез. Ходай Тәгалә Сезне гаиләгез, якыннарыгыз, Россия халкы һәм бүген Сез бик кирәк булган бөтен Россия дәүләте өчен сакласын», — диелә хатта.

Мөфти шәех Равил Гайнетдин изге догалар һәм иң ихлас теләкләрен әйтә. «Ватаныбызның киләчәге хакына бүгенге көннең барлык бурычларын тормышка ашыру өчен тулысынча савыгуыгызны телибез», — ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot