news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Михаил Мишустин Covid-19 авыруын йоктырган

РФ Премьер-министры үз диагнозы турында РФ Президенты Владимир Путинга хәбәр итте.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин коронавирус инфекциясен йоктырган. Бу хакта ул РФ Президенты Владимир Путинга видеоконференция режимында узган киңәшмәдә хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

«Хөрмәтле Владимир Владимирович, әле генә мин коронавируска биргән тестларның уңай нәтиҗәле икәне билгеле булды. Шуңа бәйле рәвештә, Роспотребнадзор таләпләре нигезендә, мин үз-үземне изоляцияләүне һәм табиблар күрсәтмәләрен үтәргә тиеш. Минем хезмәттәшләремне авырудан саклап калу өчен моны эшләргә кирәк», — диде Мишустин Путинга.

РФ Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Михаил Мишустин үзенең беренче урынбасары Андрей Белоусовны тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot