news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан гаетен бәйрәм итү турында указны имзалады

Әлеге даталар «Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәр турындагы» законы нигезендә билгеләнә.

Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан гаетен бәйрәм итү турында указны имзалады
Михаил Захаров

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме көннәре турында указны имзалады. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге даталар «Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәр турындагы» законы нигезендә билгеләнә. Бу указ буенча, Ураза бәйрәме 24 майда, Корбан бәйрәме 31 июльдә булачак.

«Ай календаре һәм гореф-гадәтләр буенча 24 майны Ураза гаетен, 31 июльне Корбан гаетен бәйрәм итә башлый торган көн дип билгеләргә», диелә әлеге документта.

Халык арасында коронавирус таралуны кисәтү буенча хакимият тарафыннан кабул ителгән чараларны исәпкә алып, быел тәравих намазын бары өй шартларында гына укырга мөмкин булачак. Шулай итеп, бу төр намаз Татарстан Республикасы мәчетләрендә укылмаячак. Тәравих намазын уку турындагы карарны 23 майга кадәр яки башка карар кабул ителгәнчегә кадәр гамәлдә дип санарга кирәк, дип язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100