news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел тәравих намазын бары өй шартларында гына укырга мөмкин

24 апрельдә — уразаның беренче көне, 23 майда — уразаның соңгы көне.

Быел тәравих намазын бары өй шартларында гына укырга мөмкин
архив/Михаил Захаров

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Халык арасында коронавирус таралуны кисәтү буенча хакимият тарафыннан кабул ителгән чараларны исәпкә алып, быел тәравих намазын бары өй шартларында гына укырга мөмкин булачак. Шулай итеп, бу төр намаз Татарстан Республикасы мәчетләрендә укылмаячак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тәравих намазын уку турындагы карарны 23 майга кадәр яки башка карар кабул ителгәнчегә кадәр гамәлдә дип санарга кирәк, диелгән нәзарәт хәбәрендә.

Диния Нәзарәтенең Голамәләр шурасы уразаның башлану һәм тәмамлану көннәрен билгеләде. 24 апрельдә — уразаның беренче көне, 23 майда — уразаның соңгы көне, 23 апрельдә — беренче тәравих намазы, 24 майда — Ураза бәйрәме.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100