Рәфыйк Мөхәммәтшин: Вәлиулла хәзрәт Якупов ислам яңарышының локомотивы булды

Россия ислам институты ректоры «IX Якупов укулары» конференциясендә Вәлиулла Якуповның сайланма әсәрләрен бастырып чыгарырга тәкъдим итте.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә «IX Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе оештырылды. Россия ислам институты ректоры Рафыйк хәзрәт Мөхәммәтшин фикеренчә, Вәлиулла хәзрәт Якупов традицион исламны кайтару юнәлешендә эшләгән, ислам яңарышының алдынгы рәтендә торган шәхес.

«Бүгенге көндә Татарстанда 1500 мәчет, 82 уку дини йорты бар. Шатланырлык нәтиҗәләребез күп. Вәлиулла хәзрәт нәкъ менә шуның башлангычында торды. Ул ислам яңарышының локомотивы иде. Ул анда кайнаган кеше генә түгел, шул өлкәдә эшләр алып барган, кайгырып йөргән шәхес. Вәлиулла хәзрәт ул чорда мәгариф системасын барлау, үзебезнең традицияләрне кайтаруга зур өлеш кертте», — диде ул.

Рафыйк хәзрәт Мөхәммәтшин сүзләренчә, Вәлиулла хәзрәт үз вакытында «Иман» нәшриятын ачып җибәреп, миллионлаган тираж белән китап-газеталар нәшер итә. «Аның кадәр чыгарган бер кеше дә юк. Ул тар кысаларга гына бикләнеп калмады, дөньяви авторларның китапларын да чыгарды. Сайланма әсәрләрен бастырып чыгарсак яхшы булыр иде. Актуальлеген югалтмаган мәкаләләре бихисап», — дип әйтте ул. 

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе укытучысы Әхмәд Сабиров «Иман» нәшриятының эшчәнлеге Вәлиулла хәзрәттән аерылгысыз булуын искәртте. «Ул дини мәгърифәтнең нигезендә торучы шәхес. Мәчетләрне кайтарды, аларны төзекләндерде, эшчәнлекне оештырып җибәрде. Шәкертләре „Мөхәммәдия“ мәдрәсәсен ике елда бетереп, башка дөньяви уку йортларында гарәп телен укытырлык дәрәҗәгә җиткәннәр иде», — диде ул.

Әхмәд Сабиров Вәлиулла хәзрәтнең Россия ислам университеты эшчәнлеген җайга салу өчен көч сарыф иткәнен, Диния нәзарәтен оештыруда төп өлешен кертүен, ислам мәдәниятен үстерү үзәген оештыруын билгеләп үтте. «Дин буенча мәгълүмат юк заман. Шул мәгълүматны тарату өчен, „Иман“ нәшриятын эшләтеп җибәрде ул. Аның шартлары уңай булмады. Беренче хезмәтләре кулдан язылып барылды», — диде укытучы.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин Вәлиулла хәзрәтнең Совет идеологиясенең төп бинасы — Ленин мәдәният йортында 1990 елларда дин буенча уку-укыту эшләре башлап җибәрүен сөйләде. «Ул КФУ профессорларын да, гарәп остазларын да чакырды. Тигезлекне саклап кала алу ысулын белде ул. Шәкертләрне гарәп остазларына гына биргән булсак, нәрсә буласы билгесез иде», — диде ул.