news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Якупов укулары» җыенында «Таян Аллага!» әдәби бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Конференциядә дини эчтәлектә иҗат иткән авторларны бүләкләделәр.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә «IX Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе узды. Җыен кысаларында «Идел» журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова «Таян Аллага!» дип аталган әдәби бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде.

«Вәлиулла хәзрәт башлап җибәргән бәйгенең „Идел“ журналында дәвам итүе күңелне сөендерә. Журналыбыз яшьләрнең иҗат җимеше өчен мәйданчык булып тора. Әдәбиятыбыз да мәгънәви әсәрләргә баеды. Әсәрләрнең эчтәлеген яхшырту мәсьәләсендә эшләргә кирәк. Киләсе елларда мастер-класслар үткәрербез дип уйлыйм. Конкурс дәвамлы булыр дип ышанып калам», — диде ул.

Гөлүсә Закирова бәйгедә күбәк 35-40 яшь аралыгындагы кешеләр катнашканын әйтте. «Пандемия булу сәбәпле, быел җибәрелгән әсәрләр саны аз иде. Әсәрләрдә дини тематика күтәрелгәнгә күрә, аларны күпмедер дәрәҗәдә тормыш тәҗрибәсе булган кешеләр генә яза ала. Катнашучылар профессиональ язучылар түгел, шуңа кайбер әсәрләрне редакцияләргә дә туры килә», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бәйгедә махсус бүләк номинациясендә беренче урынга Ландыш Әбүдарова, шигърият номинациясендә Дания Галәветдинова лаек булды. Икенче урын Зилә Тазитова һәм Ранилә Хәмитовага, өченче урын Рәмзия Йосыпова һәм Илһамия Гыйззәтуллинага эләкте. Чәчмә әсәрләр номинациясендә Гөлназ Гафарова, публицистика номинациясендә Ильяс Хәбибуллин җиңде.

Быел «IX Якупов укулары» үз заманында Вәлиулла хәзрәт Якупов нигез салган «Иман» нәшрияты оешуга 30 ел тулу уңаеннан уздырыла. Вәлиулла хәзрәт Якупов мөселманнарны берләштерүгә зур өлеш керткән күренекле мөселман дин әһеле, Россиянең танылган җәмәгать эшлеклесе булып тора. 

Җыенны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе оештыра. Укулар танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповның бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасының асылына төшенү максатыннан үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100