Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Разил Вәлиевның хатыны: Кайвакыт ирем төннәр буе йокламыйча чыгышларын уйлый иде
Казан шәһәрендәге «Курган» зират комплексында Татарстан Республикасының халык шагыйре, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев истәлегенә һәйкәл ачуда аның хатыны Алия Вәлиева да чыгыш ясады һәм ире хакында хатирәләре белән бүлеште.
«Разил бик күпләр белән аралаша иде. Әлегесе көндә дә төрле төбәкләрдән, чит илләрдән шалтыратулар кабул итәм. Разил зур тормыш мәктәбен Мәскәүдәге әдәби институтта үтте. Анда аның педагогы һәм остазы Лев Ошанин булды – ул искитмәле шәхес иде, аның җырлары бөтен дөнья буйлап яңгырап торды заманында. Аннары тормыш иптәшем Татарстан Дәүләт Советында чыныгу алды. Ул әлбәттә, дипломатия мәктәбе, иҗтимагый-сәяси белем, грамоталылык һәм җаваплылык. Кеше трибунага чыгып халыкка нидер җиткерәсе килсә, ул аны ныклап уйлап хәл итәргә тиеш. Кайвакыт ирем төннәр буе йокламыйча чыгышларын уйлый һәм әзерли иде», – дип сөйләде ул.

Күренекле шәхеснең тол хатыны, һәйкәлнең ясалышына, аның үзенчәлекле булуына да игътибар юнәлтте.
«Ул татар халкы өчен күпне эшләде. Башка милләтләргә дә ихтирам белән карады, интернационал булды. Ул үзе дә якты күңелле, изге җанлы кеше булганлыктан һәйкәлне дә ак таш граниттан куярга булдым. Менә һәйкәл ташларында чәчәкләр дә сурәтләнгән, мәңгелек чәчәкләр ясаттык», – дип ассызыклады ул.

Шуннан ул тормыш иптәшненең көнчыгыш тарихы, мәдәнияте белән кызыксынуыннан чыгып та мондый үзенчәлекле итеп һәйкәл куярга булганнарын әйтте.
- Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама районы (элекке Ширәмәт районы) Ташлык авылында дөньяга килгән. Ул үзен язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе буларак таныта. ТАССР һәм РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре (1990, 1997), Татарстанның халык шагыйре (2012), Ингушетия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2015), тарих фәннәре кандидаты (2005) дигән мактаулы исемнәргә лаек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз