news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев “Татарча диктант”ны язган кешеләрдә милли рух бар, дип саный

Язучы Татарстан Милли китапханәсендә Гаяз Исхакый әсәреннән алынган "Татарча диктант" текстын укыды.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Язучы, шагыйрь, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев “Татарча диктант”ны язган кешеләрдә милли рух бар, дип саный.

  • Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә “Татарча диктант” акциясе үтте. Акциядә 55 кеше катнашты. Язучы, публицист, нәшир һәм сәясәтче Гаяз Исхакыйның “Көз” повестеннан өзекне Разил Вәлиев укыды.

Разил Вәлиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Татарча диктант” – ул үз-үзеңне сынау, дип әйтте. “Татарча диктант” акциясе татар телен белү дәрәҗәсен үстерергә бик булыша. “Татарча диктант” – ул кемнеңдер алдында сынау тоту түгел, каядыр укырга керер өчен, билге алу түгел, “Татарча диктант” – ул үз-үзеңне сынау”, - диде ул.

“Бу, беренчедән, кешенең үз милләтенә карата нинди мөнәсәбәттә булуы. Әгәр дә кеше “Татарча диктант”ны язарга килгән икән, димәк, аның күңелендә милли рух, милләтенә карата мәхәббәт һәм ихтирам бар”, - диде хәбәрчегә Разил Вәлиев.

  • "Татарча диктант"ны бүген бөтен дөнья буенча барлыгы 300гә якын урында язганнары мәгълүм. Диктант яздыру пунктлары Татарстанның һәр районында, Россия шәһәрләрендә һәм чит илләрдә оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100