news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Раяз Фасыйхов: Үзебезнең егетләр хезмәт иткән җиргә барып, концерт куярга уйлыйбыз

Җырчы барырга теләк белдерүче артистларның күп булуын да әйтте.

Раяз Фасыйхов: Үзебезнең егетләр хезмәт иткән җиргә барып, концерт куярга уйлыйбыз

«Бергәлектә көч» хәйрия концертына багышланган очрашуда ТР Атказанган артисты Раяз Фасыйхов махсус хәрби операциядә катнашучылар янына барып, концерт куярга теләвен әйтте.

«Алла боерса, үзебезнең егетләр хезмәт иткән җиргә барып, концерт куярга дип тә уйлыйбыз. Ансы ничек буласын әлегә белеп булмый. Ләкин анда барырга, катнашырга теләүче егетләр дә хәйран. Шул исәптән, үзем дә, менә мондагы егетләр дә», – диде Раяз Фасыйхов, «Бергәлектә көч» концерты режиссеры Марсель Мәхмүтов, җырчылар Артур Минһаҗев, Филүс Каһировка күрсәтеп.

Раяз Фасыйхов башка артистларның гуманитар ярдәм белән шөгыльләнүләрен дә искә алды.

«Бик күп артистлар гуманитар ярдәм юнәлешендә эшли. Без аларны күреп торабыз. Автобус-автобус әйберләр җибәрәләр. Аларны күреп: «Без дә читтә кала алмыйбыз. Без дә берәр нәрсә эшлик инде», – дип, «Бергәлектә көч» проекты башланды. Башлангычы шул, без аны дәвам итәрбез дип уйлыйм», – диде җырчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100