news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән «Бергәлектә көч» хәйрия концерты үткәрелә

Концертта танылган ир-ат җырчылар гына чыгыш ясаячак.

Махсус операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән «Бергәлектә көч» хәйрия концерты үткәрелә
Энҗе Габдуллина

21 ноябрь көнне «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү йөзеннән «Бергәлектә көч» дигән хәйрия концерты оештырыла. Концерт турында тулырак журналистлар белән булган очрашуда сөйләделәр.

«Бу проект күптән башта йөри иде. Без Артур Минһаҗев белән бу фикер турында сөйләшеп утырдык. Аннары мәдәният министры Ирада Әюпова белән киңәшләштек, ул да хуплады. Бу кушылган, кемдер әйткән, тиеш дигән әйбер түгел. Бу безнең күңелдән чыккан ихлас эш. Безнең егетләр махсус операциядә. Аларга әз генә булса да, ничек кенә булса да ярдәм итик дигән максат белән башланган проект», – дип сөйләде ТР атказанган артисты Раяз Фасыйхов.

Концертта бары тик ир-ат җырчылар гына чыгыш ясаячак. Алып баручы – ТР атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова. Концертның режиссеры Марсель Мәхмүтов концертның концепциясен «ир-атлар теләктәшлеге» дип аңлатты.

«Бу бер дә хатын-кызларны кимсетүдән түгел. Ирләр ниндидер уртак фикергә тизрәк киләләр. Монда да бер генә шалтырату белән барысы да риза булдылар. Бу концертка сценарий язганда бер фикер туды: ә нишләп әле кызларга да шулай җыелып, концерт куймаска? Безнең белән бер ханым да бар – концертны алып баручы Гөлназ Сәфәрова. Ул безнең чарага тагын да ямь өстәр», – диде Марсель Мәхмүтов.

Хәйрия концерты булганга бөтен билетлар да бер бәядә булачак. «Тулы зал булыр дип уйлыйм», – диде, «Сәйдәш» мәдәни үзәге директоры, ТР атказанган артисты Артур Минһаҗев.

«Биш йөз кешелек зал, инде ике йөз илле билет сатылды. Билетларны сорыйлар, алалар, Аллага шөкер. Тулы зал булыр дип уйлыйм. Концерт бәясеннән тыш ярдәм итәсе килгән кешеләр өчен тартмалар да куелачак. Мондый концертлар бүгенге көндә бик тә кирәк. Тамашачы аларны үзе хуплап ала. Халыкта «үз өлешемне кертим әле» дигән ният бар. Бик тә рәхәт шуны күрүе», – диде Артур Минһаҗев.

Концертта Татарстанның халык һәм атказанган артистлары – Салават Фәтхетдинов, Рөстәм Закиров, Илсаф, Рөстәм Асаев, Артур Минһаҗев, Булат Нигъмәтуллин, Раяз Фасыйхов, Вадим Захаров, Илназ Баһ, Филүс Каһиров, Булат Шәрипов, Динар Бәдретдинов, Азат Фазлыев катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100