news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин: Милләтебезгә Мәрҗани, Фәезханов кебек зур шәхесләрне булдыру кирәк

Равил Гайнетдин: Милләтебезгә Мәрҗани, Фәезханов кебек зур шәхесләрне булдыру кирәк
Зилә Мөбәрәкшина

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин фикренчә, татар милләтенә бүген Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов кебек дин белгечләре, мәгърифәтчеләр җитми.

«Хөсәен Фәезханов һәм Шиһабетдин Мәрҗани - бөек галимнәр, дин белгечләре һәм мәгърифәтчеләр» дип исемләнгән VIII Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясендә милләтебез тарихы, аның чынбарлыгы, киләчәге хакында мәгънәле, эчтәлекле сүзләр яңгырады. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка ихлас күңелдән рәхмәт», - диде ул.

Равил Гайнетдин ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүне татар халкы тарихын Россиягә һәм дөньяга таныту булды дип саный. «Гарәп илләрендә булганда алар безгә: «Россиядә шундый тирән тарихлы мөселман халыклары яшимени?» – диде. Алар безнең турыда белми иде. Россия Президенты Владимир Путин белән берлектә динебезнең 1100 еллык юбилеен дөнья күләмендә үткәрү – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте», - диде хәзрәт.

«Россиядә яшәгән мөселманнар Болгар дәүләтендә ислам динен 1100 ел элек рәсми рәвештә игълан иткәннәр, бүген аны бәйрәм итәбез дип таныту – искиткеч гаҗәеп хәл. Шиһабетдин Мәрҗани Болгар һәм Казан тарихын өйрәнгән, хезмәтләрендә калдырган. Хөсәен Фәезхановка багышланган конференциядә без бу шәхесләрнең никадәр милләткә гадел, тугры булып хезмәт иткәнлеген аңлыйбыз», - диде мөфти.

Равил хәзрәт Гайнетдин Хөсәен Фәезхановның 200 еллыгына махсус чыгарылган истәлек билгеләрен ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм Хөсәен Фәезханов мирасын өйрәнүдә үз өлешен керткән өчен тарих фәннәре докторы, КФУ профессоры, галим Миркасыйм Госмановның кызы - Диләрә Госмановага тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100