news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин: Ислам дәүләтләре Россиягә каршы санкцияләр кертмәде

Равил Гайнетдин: Ислам дәүләтләре Россиягә каршы санкцияләр кертмәде
Абдул Фархан

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин әйтүенчә, ислам илләренең берсе дә Россиягә каршы санкцияләр игълан итмәгән.

«Бер генә ислам иле дә илебезгә карата дошман түгел. Бу элек тә, хәзер дә шулай», - диде мөфти. «Ислам дәүләтләре Россияне мөселман дөньясының партнеры һәм дусты буларак кабул итә. Илебезгә зур басым булуга карамастан, әлеге форум ислам дәүләтләре белән хезмәттәшлекне ныгытырга мөмкинлек бирә», - диде ул Казанда «Россия - Ислам дөньясы» XIV Халыкара икътисади форумы утырышында.

Аның әйтүенчә, мөселман илләрендәге сәясәт вәкилләре, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре Россиянең күп полярлы дөнья яклы булуын искәртә. «Россия бары тик бер илнең генә бөтен дөньяга үзенең сәясәтен, кыйммәтләрен көчләп тагуына каршы», - дип билгеләп үтте ул.

«Россия тарихи яктан славян, мөселман-төрки һәм Төньяк Кавказ халыкларының союзы буларак формалашкан. Бу берләшмә православие һәм ислам диннәре принцибында төзелә. Традицион гаилә кыйммәтләрен, дөньяның милләтара төрлелеген дә сакларга кирәк. Бу Россия һәм мөселман дәүләтләре позициясенең мөһим факторы булып тора», - дип йомгаклады Равил Гайнетдин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100