news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәлгать Таҗетдин: Халык һәм илләрне бер-берсенә каршы котыртырга тырышалар

Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин әйтүенчә, хәзер көч кулланып, дошманлаштырып, халык һәм илләрне бер-берсенә каршы котыртырга тырышалар.

«Без экстремизм һәм террорчылыкка каршы. Шатлык һәм кайгыны уртаклашкан халкыбызның үзара ихтирамы һәм ышанычы - Аллаһы Тәгаләнең бәяләп бетергесез бүләге. Насыйп булса, бердәмлектә без илебезгә килгән сынауларны да үтәрбез», - диде ул Казанда «Россия - Ислам дөньясы» XIV Халыкара икътисади форумы утырышында.

Аның фикеренчә, Россиядә рухи-әхлакый кыйммәтләр булганга күрә, диннәр арасындагы сугышлар булмаган. «Илебездә төрле милләт вәкилләренең мөнәсәбәтләре әле дә бик яхшы. Киләчәктә традицион дини-әхлакый кыйммәтләрне торгызган очракта гына үзара аңлашу, хезмәттәшлек аша халык һәм илләрнең тынычлануына ирешергә мөмкин», - дип йомгаклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot