news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин Болгар ислам академиясенең яңа ректоры турында: Тәҗрибәле кеше килде

Равил Гайнетдин Болгар ислам академиясенең яңа ректоры турында: Тәҗрибәле кеше килде
Салават Камалетдинов

Мөфти Равил Гайнетдин Болгар ислам академиясе ректоры булып тәҗрибәле кеше килде, дип саный. Бу турыда ул Болгар ислам академиясендә журналистлар белән очрашуда әйтте.

Болгар ислам академиясенең яңа ректоры итеп Фәрхәт Хөснетдинов сайланды. Әлеге карар бүген Академиянең гамәлгә куючылар советында кабул ителде. Ул Казан ислам көллиятендә ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашында узды. Элеккеге ректор Айнур Тимерханов ТР Фәннәр академиясе чакыруы буенча академиянең вице-президенты вазифасына күчте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин яңа ректор алдында нинди бурычлар торганын билгеләп үтте.

«Дин эшләрен алып бару һәм динне тагын да ныгыту ысулларын аңлый торган тәҗрибәле кеше килде, дип саныйбыз. Ректор уку, укыту, галимнәрне әзерләү эшенә җитди игътибар бирергә тиеш. Бездә формаль рәвештә фән докторлары чыгарга тиеш түгел. Дөньякүләм танылган галимнәр әзерләү безнең гомуми бурычыбыз. Болгар ислам академиясе Россиядәге Диния нәзарәтләре белән үзәкләрдә, регионнарда эшли торган ислам мәгариф «учаклары» белән эшләргә тиеш. Бу вазифаны без Фәрхәт Хөснетдиновка йөкләдек», – дип сөйләде ул.

Фәрхәт Хөснетдинов яңа вазифага күчүе белән канәгать булуын әйтте. «Айнур Тимерханов биш ел эчендә башкарган эшләр турында зур доклад укылды. Академиядә зур эшләр башкарылган, әйбәт система көйләнгән, матди-техник база тәртиптә. Академиянең элекке ректоры республикадагы, Россиядәге барлык дини идарә структуралары белән төзелгән мөнәсәбәтләрнең тагын да тыгызрак дәвам ителәчәгенә ышандыра алам. Мин бик канәгать», – диде ул.

Элеккеге ректор Айнур Тимерханов Болгар ислам академиясе яңа үсеш этабына күчәргә әзер булуын әйтте.

«Болгар ислам академиясен гамәлгә ашыруга 5 ел тулды. Бик күп уңышлы эшләр башкарылды. Бүген без академиянең яңа үсеш этабына күчәргә әзер. Моның өчен бөтен алшартлар тудырылды. Алга таба югары һәм дини уку йортлары белән генә түгел, ә дөньяви уку йортлары, фәнни тикшеренү учреждениеләре белән дә тыгыз элемтә булдырып, академияне үстерүгә күбрәк нәтиҗәле өлеш кертергә тиешбез. Яңа эш урынымда да, академиянең яңа җитәкчесе алдында да уртак бурычыбыз - шушы төрле юнәлештә булган мөмкинлекләрне берләштереп, академиянең яңа үсеш этапларын тәэмин итү», – дип сөйләде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100