news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрхәт Хөснетдинов Болгар ислам академиясе ректоры итеп билгеләнде

Фәрхәт Хөснетдинов Болгар ислам академиясенең яңа ректоры итеп билгеләнде. Бүген академиянең гамәлгә куючылар советында шундый карар кабул ителде. Утырыш ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашында Казан ислам көллиятендә узды.

Элеккеге ректор – Айнур Тимерханов ТР Фәннәр академиясе чакыруы буенча академиянең вице-президенты вазифасына күчте. Тимерханов ислам белән бәйле фәнни тикшеренүләргә кураторлык итәчәк һәм дини белем бирү оешмалары белән үзара бәйләнешне тәэмин итәчәк.

Хөснетдинов Фәрхәт Госман улы 1964 елның 18 ноябрендә Кукмара районының Зур Кукмара авылында туган. 1992 елда - «Хокук белеме» белгечлеге буенча В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын, 2014 елда «Психология» юнәлеше буенча Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган.

2005-2006 елларда – ТР Премьер-министры ярдәмчесе - ТР Премьер-министры секретариаты җитәкчесе; 
2006-2010 елларда - ТР Премьер-министры секретариаты җитәкчесе; 
2010-2011 елларда – ТР Президентының эшләр идарәчесе; 
2011-2014 елларда - «Связьинвестнефтехим» ААҖ Директорлар советы рәисе киңәшчесе; 
2014 елның декабрендә ТР Дәүләт Советы тарафыннан судья һәм ТР Конституция суды рәисе итеп сайланды. 
Татарстанның атказанган юристы, беренче квалификацион класслы судья, юридик фәннәр кандидаты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100