news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рауза Солтанова: Галиәсгар Камал депутатларга карикатуралар ясаган

Рауза Солтанова: Галиәсгар Камал депутатларга карикатуралар ясаган
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Сәнгать фәннәре докторы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать үзәге мөдире Рауза Солтанова Галиәсгар Камалның 145 еллыгына багышланган «ХХ йөз башы татар яңарышы һәм Галиәсгар Камал» түгәрәк өстәлендә драматургның рәсемнәр, карикатуралар ясавы турында сөйләде.

«Китап традицияләрен яхшы белүче буларак, ул карикатуралар да ясый. Аларның төп нөсхәләрен күргәнем юк, 1940 елларда Камалның карикатураларын, афишаларын альбомда чыгарганнар. Без ул заманда татар дөньясын нинди проблемалар борчыганын күрә алабыз, ул сәясәт мәсьәләләренә дә туктала. «Зур кешеләрнең рәсемнәре» дигән аерым циклы булган. 200ләп рәсеме булган, диләр. Кызганыч, альбомда бөтенесе дә урын алмаган. Мәсәлән, бер депутатка карикатура ясаган. Күрәсең, ул аннан курыкмаган. Бөтен кимчелекләрне күреп алып, аларны рәсем аша күрсәтә алган», - диде ул.

Рауза Солтанова Галиәсгар Камалның карикатура жанрында бөтен нечкәлекләрне яхшы аңлавын әйтә. «Монда гротеск та, күпертү дә бар, композиция алымнарын дә яхшы белгән ул. Шул ук вакытта әлеге рәсемнәрдә татар интерьеры, көнкүреш детальләр сурәтләнә: кешеләрнең нинди киемнәр кигәнен, өйдә куелган спектакльләрнең, театрда нинди декорацияләр кулланылганын күреп була. Шушы рәсемнәргә карап, бик күп нәрсәгә реконструкция ясап була», - диде ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган түгәрәк өстәлдә.

«Галиәсгар Камал беренчеләрдән булып театр афишасын яза, чөнки ул оста язучы – хаттат була. Төрле ысуллар белән яза белгән. «Мирасханә» үзәгендә бик күп матур язулы афишалары сакланган», - диде белгеч.

Шулай ук, Галиәсгар Камалның татар дөньясын яхшы белгән шәхес буларак, милли кадрларны үстерү өлкәсендә зур өлеш керткән шәхес икәнен билгеләп үтте.

«Ул театрда рәссамнар булмавына борчылган. Камалның бу өлкәдәге хезмәте игътибарга лаек: ул беренчеләрдән булып театрда сценография – сәхнә бизәү проблемасын күтәрә. Берәр талантлы шәкертне табып, Казан сәнгать мәктәбенә укытырга җибәрергә теләгәннәр. 1912 елда, ниһаять, Башкортстаннан 22 яшьлек Сабит Якшибаев килә. Дәрдемәнд аңа рекомендация яза һәм ул Галиәсгар Камалга мөрәҗәгать итә. Шулай итеп, Сабит Якшибаев Казан сәнгать мәктәбен тәмамлый. Галиәсгар Камал ярдәме белән Казанда беренче профессионал портретист барлыкка килә», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100