news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфәт Закирҗанов: Галиәсгар Камал – татар театры белән янып яшәгән шәхес

Әлфәт Закирҗанов: Галиәсгар Камал – татар театры белән янып яшәгән шәхес
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Филология фәннәре докторы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов Галиәсгар Камалның 145 еллыгына багышланган «ХХ йөз башы татар яңарышы һәм Галиәсгар Камал» түгәрәк өстәлендә драматургның иҗаты турында сөйләде.

«Галиәсгар Камал исеме һәрберебезгә мәктәп елларыннан ук яхшы таныш. Камал киңкырлы эшчәнлек алып барган, без аны драматург буларак яхшы белсәк тә, шул ук вакытта башка өлкәдәге эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Ул татар театрының нигезен салучыларның берсе. Кием әзерләү, афишаларны язып, аларны тарату, артист буларак аерым рольләрне башкаруы булсынмы – татар театры белән янып яшәгән шәхес ул. Моннан тыш, без аның менә дигән журналист икәнен дә беләбез», - диде галим институт оештырган чарада.

Ул аның «Азат халык», «Казан мөхбире», «Йолдыз» кебек вакытлы матбугат чараларында тирән эз калдыруын әйтте. «XX йөз башы татар яңарышы дип әйтәбез икән, ул, нигездә, өч юнәлешне үз эченә ала: берсе – дини реформаторлык белән бәйле булса, икенчесе – мәдәният өлкәсендәге реформалар үткәрү, өченчесе – сәясәт белән бәйле. Ахыр чиктә, мәгърифәтчелек хәрәкәтенең икенче баскычы булган җәдитчелек чорында шушы хәрәкәт оешкан төс ала, ул үстерелә. Галиәсгар Камал бу өлкәләрнең икенчесендә актив чыгыш ясый», - диде ул.

«Мәдәни реформаторлык дигәнне татар теленең милләт буларак формалашу чорында үсеп китүен күздә тотсак, икенче яктан, мәктәп-мәдрәсәләрне үзгәртеп кору, шулай ук, милли-мәгълүмат чаралары – китап чыгару, вакытлы матбугат үстерүне күздә тотабыз. Боларның үзәгендә – әдәбият. Галиәсгар Камал үзенең хезмәттәшләре белән бергә әлеге яңарышка килеп кушыла. Аны мин шәхес буларак аңларга омтылам, шушы вакытта аерым истәлекләрдә яисә язмаларында булган кайбер фактларны атап үтәсем килә», - диде Әлфәт Закирҗанов.

Галим әйтүенчә, Галиәсгар Камал татар мәдрәсәләрендә укып, белем алган. «Мөхәммәдия» аның өчен таяну ноктасы булганын күз алдына китерәбез, андагы әдәби-мәдәни мохит Камалны да үстергән, аны иҗатка этәргән фактларның берсе. Өч класс булса да, рус классында белем алуы да аны рус дөньясына якынайткан. Аның шәхесе турында сүз алып барган вакытта, ул Каюм Насыйрилардан килә торган телебезгә, мәдәниятебезгә булган игътибарны үзенә сеңдерә», - диде галим.

«Каюм Насыйри китапларын укый башладым. «Рисаләи Газизә», «Котадгу белек» әсәрләрен яратып укыйм. Габдрахман Ильясиның «Бичара кыз» белән Фатих Халидинең «Рәдде бичара кыз» әсәрләрен кат-кат укыганымны, хәтта аларны яттан өйрәнгәнемне беләм. «Рәдде бичара кыз»ны 40-50 тапкыр укып чыкканымдыр. Мин аны күңелдән күрми дә укый ала идем», - дип яза Галиәсгар Камал. Без бүгенге көндә шактый гади, беркатлырак булып язылган «Бичара кыз», «Рәдде бичара кыз» әсәрләренең әһәмиятен әле Камал кебек үк аңлап та бетерә алмыйбыз кебек. Ул аны үзенә өлге итеп ала һәм аны яттан өйрәнгән», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100