news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфәт Закирҗанов Галиәсгар Камалны судтан коткарган цензор Михаил Пинегин турында сөйләде

Әлфәт Закирҗанов Галиәсгар Камалны судтан коткарган цензор Михаил Пинегин турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Филология фәннәре докторы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов Галиәсгар Камалның 145 еллыгына багышланган «ХХ йөз башы татар яңарышы һәм Галиәсгар Камал» түгәрәк өстәлендә драматургны судтан коткарып калган цензор турында сөйләде.

«1920 елларда Совет чорында Галиәсгар Камалның эшчәнлеге тараюын күрәбез. Ул, нигездә, тәрҗемәчелек эше белән шөгыльләнә, вакытлы матбугатта даими басылып килә. Рабит Батулланың бер китабында кызыклы мәгълүматка тап булдым. Казанда Михаил Пинегин дигән татар әсәрләренең цензоры яшәгән. Ул патша чиновнигы була. Хатыны – Зөләйха исемле ханым, балалары – Мәдинә һәм Динә исемле. Татар дөньясы белән якыннан аралашып яшәгән, татарча әйбәт белгән ул», - диде галим.

Аның әйтүенчә, Михаил Пинегин белән Галиәсгар Камал бер-берсенең тормышында әһәмиятле роль уйный.

«1914 елда Галиәсгар Камалны судка бирәләр. Сәбәбе – аның «Йолдыз» газетасында чыккан язмада патшага тел тидергән, рус һәм татар халкы мөнәсәбәтләренә саксызрак кагылып, ике милләт арасында дошманлык уяткан, дигән сылтау. Галиәсгар Камал Михаил Пинегинга мөрәҗәгать итә. Пинегин рус телендә «Ассоциацион гариза» язып, аның гаризасы судта укылып, газетадагы материалына чыккан карарны шактый йомшартуга, хәтта тикшеренү эшләрен туктатырга ярдәм итә», - диде Әлфәт Закирҗанов.

Галим 1929 елда Советлар Союзында патша чиновнигы булып яшәгән Михаил Пинегин өстеннән эш башлануын да әйтте. «Рабит абый үзенең китабында «Справка от татарского драматурга Галиасгара Камала» дигән бер белешмә тәкъдим итә. Камал кайчандыр Михаил Пинегинның үзенә ярдәм итүен ачыктан-ачык яза. «Әлеге шәхес татар зыялылары белән дә, демократик катлам вәкилләре белән дә актив иҗат итте, аларга ярдәм итте», - дип яза. Бәлки, әлеге белешмә дә ярдәм иткәндер. Нәтиҗәдә, Михаил Пинегин өстеннән эш туктатыла», - диде ул чыгышында.

«Менә шундый фактлар да Галиәсгар Камалның бу чорда татар дөньясы белән генә түгел, гомумән, үзенең демократ булуын, күпмедер дәрәҗәдә әлеге илдәге сәяси хәлләрне дә ачык, дөрес аңлап, шул ук вакытта идеологик шартлардан үтеп чыга алмаган каршылыклы халәттә яшәгән дип әйтә алабыз», - диде ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган түгәрәк өстәлдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100