news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фоат Галимуллин Галиәсгар Камалның татар театры үсешенә искиткеч зур өлеш кертүен әйтте

Фоат Галимуллин Галиәсгар Камалның татар театры үсешенә искиткеч зур өлеш кертүен әйтте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин Галиәсгар Камалның 145 еллыгына багышланган «ХХ йөз башы татар яңарышы һәм Галиәсгар Камал» түгәрәк өстәле утырышында Галиәсгар Камалның татар театры үсеше өчен зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

«Галиәсгар Камал дигән вакытта аның театр өлкәсендәге эшчәнлеген күздә тотабыз. Шулай итми хәл юк, чөнки кайсы яктан карасаң да, иң беренче, татар театры үсешенә, театрны сәнгатьнең бер зур төре итеп үстерүгә искиткеч зур хезмәт куйган кеше. Галиәсгар Камал исеме – бөек исем. Минемчә, «Җыен» нәшриятында Галиәсгар Камал турында китап чыгарырга кирәк. Ул чыгачак дип уйлыйм, мәсьәләне күтәрербез. Кем аңа каршы килсен икән? Галиәсгар Камал бит ул!» – диде галим чыгышында.

Аның фикеренчә, Галиәсгар Камалга карата фәндә, театр сәнгатендә күп эшләр әле башкарылмаган.

«Галиәсгар Камалга карата никадәр игътибарсызлык булган икән! Үзләре исән-сау булганда хуҗаларга кереп, иҗатларын күрсәтеп, нинди затлы альбомнар, китаплар чыгарган кешеләр бар, шул ук вакытта Галиәсгар Камал нәселеннән булган Искәндәр абый 50 данә белән пенсия акчасына затлы китап чыгарган. Бу – аның батырлыгы», - диде Фоат Галимуллин Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган түгәрәк өстәлдә.

Фоат Галимуллин әйтүенчә, түгәрәк өстәлдә Гаяз Исхакый һәм Галиәсгар Камал мөнәсәбәтләре, иҗатташлыгы турында чыгышлар җитеп бетмәгән.

«Гаяз Исхакый 1903 елда «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән әсәрендә татар халкының артта калуының сәбәпләрен күрсәтә һәм алга таба нәрсә эшләргә кирәклеген әйтә. Монда күрсәтелгән барлык кимчелекләр Галиәсгар Камалның иҗатында, әсәрләрендә сәнгатьчә гәүдәләнеш таба. Безгә Галиәсгар Камалны да Гаяз Исхакый янәшәсенә куярга кирәк. Чөнки ачык спектакльләр шушы ике бөек шәхеснең әсәрләре белән башланып китә. Бу аларның рухи һәм иҗади яктан якын булуларын күрсәтә», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100