news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рауза Солтанова: Бакый Урманче Татарстанда милли сәнгатьне фәнни юлга салган

«Ул сәнгатебезнең милли юлдан барсын өчен борчылган», — диде галимә.

Рауза Солтанова: Бакый Урманче Татарстанда милли сәнгатьне фәнни юлга салган
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова фикеренчә, ТАССРның һәм РСФСРның халык рәссамы Бакый Урманче Татарстанда татар сәнгатен фәнни юлга салучыларның берсе булган.

«Бакый ага, милли җанлы рәссам буларак, сәнгатебезнең милли юлдан барсын өчен борчылган. Татар белеме сәнгатен фәнни яктан безгә җиткерә. Без гарәпчә язылган материалларны укый алмадык. Ихтимал, алар язылган булгандыр. Безнең белмәгәнне аңлап, Бакый ага безгә язып калдыргандыр», — диде ул Габдулла Тукай әдәби музеенда «Бакый Урманче иҗатында Габдулла Тукай» күргәзмәсе ачылышында.

Аның әйтүенчә, сынчы Казан университетындагы студентларны беренче тапкыр каллиграфия осталыкларына төшендергән булган.

«Бакый аганың истәлекләрен укыдым. Ул бүген безгә «республика» сүзен «җөмһүрият» дип, «музей фондларын» — «музей җыелмасы», «инженерлык”ны — «корылма» сүзенә алмаштырырга кушар иде. Бакый ага бизәк урынына, нәгыш дигән сүзне кулланган һәм бүген дә шул сүзне кулланырга кушар иде. Аның мәгънәсе бизәктән күпкә тирәнрәк», — ди Рауза Солтанова.

Галимә сынчының традицияләрне яхшы белүдә башкаларга үрнәк күрсәткәнен әйтте. «Ул татар тарихын, тел, археология, музыка, фәлсәфәдән хәбәрдар булган. Үзе дә сәнгатькәрләр өчен агарту эше алып барган. Бер сүз белән әйткәндә, универсал кеше. Хәзерге рәссамнарга ул, мөгаен, „танылырга теләсәгез, асылыгызны онытмагыз“, дип әйтер иде», — ди Рауза Солтанова.

Соңыннан галимә күргәзмә буйлап экскурсия үткәрде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100