Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хатыйп Миңнегулов: Бакый Урманченың фарсы шигырьләрен көйләп сөйләгәнен ишеткән идем
«Кулына скрипкасын алып, уйный башлады, җырлап та җибәрде. Тавышы искиткеч иде», — дип искә алды галим.
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов татар рәссамы, сынчы, ТАССРның һәм РСФСРның халык рәссамы Бакый Урманченың фарсы телендәге шигырьләрне яттан сөйләп, көйләп биргәнен ишеткән булган.
«Бакый ага гаҗәеп эрудицияле зат. Докторлык диссертацияләрен әзерләгәндә аның белән сөйләшеп утырган идем. Шулчак, Бакый ага фарсы телендә яттан шигырь укып, Хафизның газәлләрен үзенчә көйләп җибәрде. Мин аңа шаккаттым. Исем китеп тыңлап тордым», — диде ул Габдулла Тукай әдәби музеенда «Бакый Урманче иҗатында Габдулла Тукай» күргәзмәсе ачылышында.
Галим фикеренчә, татар әдәбиятын, моңын, телен Бакый Урманче кебек белүчеләр сирәк булган. «Бакый ага Мәскәү, Алма-ата, Ташкентта, Сәмәркандта төрле урыннарда яшәсә дә, татар углы булып калган», — диде ул.
1970 елларда Бакый Урманченың хатыны Флора ханым аның студентлар белән остаханәсендә очрашырга теләге барлыгын әйткән. Хатыйп Миңнегулов берничә студенты белән Бакый ага янына баруын искә алды.
«Алъяпкычларын бәйләп, безне якты йөз белән каршы алды. „Шулкадәр матур кызларны кайдан сайлап бетердең, мине куандырыр өчен җыйдыңмы? Болар янында ничек сабыр итеп йөрисез, зиһеннәрегез таралмыймы соң?“ — дип шаярткан иде. Безне күреп, бик илһамланып китте. Кулына скрипкасын алып, уйный башлады, җырлап та җибәрде. Тавышы искиткеч иде. Студентлар шаккатып кайтты», — диде ул.
Хатыйп Миңнегулов Таҗикстан, Үзбәкстан, Казахстан якларында яшәп алуын искәртте. «Анда Бакый аганы шулкадәр яхшы беләләр. Бакый ага Казахстанның классик язучысы Мохтар Әвәзов белән аралашып яшәгән. Игътибар итсәгез, Алма-Атада Мохтар Әвәзовның музей түрендә Бакый Урманченың Әвәзовны ясаган рәсеме тора», — ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз