Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәсимә Шәмсетдинова: «Әлифба 2.0» кушымтасы төп әлифбага бик зур ярдәмлек булачак
«Әлифба 2.0» яңа мобиль кушымтасын тәкъдим итү чарасында Татарстанның халык укытучысы, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинова татар әлифбасын үзләштергәндә әлеге мобиль кушымтаның балалар өчен яхшы ярдәмче булачагын искәртте.
Рәсимә Шәмсетдинова билгеләп үткәнчә, татар халкы тарихында әлифбаның роле белем бирү китабы булудан күпкә киңрәк һәм тирәнрәк.
«Татар халкы тарихында «әлифба» дигән төшенчә «туган тел» белән бер югарылыктагы төшенчә. Чөнки туган телдә укырга, матур итеп каллиграфия билгеләре белән язарга өйрәнү нәкъ менә әлифба аркылы башлана», – диде ул.
Чыгышында ул татар мәгърифәтендә һәм уку грамоталылыгын үстерүдә бөек эз калдырган Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитованың хезмәтен аерым бәяләп үтте. Аның сүзләренчә, аларга кадәр дә әлифбалар, танылган авторлар булган, ләкин нәкъ менә бу ирле-хатынлы педагоглар борылыш чорында яңа системага туры килә торган бик камил әлифба тәкъдим иткәннәр.
Халык укытучысы яңа цифрлы продуктның традицион әлифбаны тулысынча алмаштыра алмавын, ләкин уку процессында алыштыргысыз ярдәмче булачагын ассызыклады.
«Балаларны белемгә тартуның бик үзенчәлекле чорында әлифбаның электрон версиясе төп әлифбага ярдәмлек буларак тәкъдим ителүе – бик зур эш. Чөнки укучы китапта алган белемне кушымта белән дә ныгытып куя икән – бу бик мөһим», – диде Рәсимә Шәмсетдинова.
Ул шулай ук «Әлифба 2.0» кушымтасының каллиграфияне ныгыту өчен булдырылган вариантын да ясарга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, соңгы вакытта балаларны каллиграфиягә өйрәтүгә игътибар җитми, ә каллиграфия нигезләрен белү һәм кул белән хәрефләрне дөрес итеп язарга өйрәнү баланың аң үсеше өчен бик мөһим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз