news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балалар татар телен уен аша өйрәнәчәк: «Әлифба 2.0» мобиль кушымтасы тәкъдим ителде

Балалар татар телен уен аша өйрәнәчәк: «Әлифба 2.0» мобиль кушымтасы тәкъдим ителде
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татар балалар нәшрияты» башкарма директоры Алсу Низамиева һәм «Татармультфильм» студиясе директоры Азат Ганиев «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында балаларны татар хәрефләрен үзләштерергә һәм укырга өйрәтүче «Әлифба 2.0» мобиль кушымтасын тәкъдим итте.

Әлеге проект ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырылды.

«Әле бу көннәрдә генә яңа «Әлифба 2.0» кушымтасы булдырылды. Әлеге проект ирле-хатынлы Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова тарафыннан эшләнгән, укырга өйрәтә торган классик зәңгәр тышлы китапка нигезләнеп булдырылды. Аларның 1965 елда нәшер ителгән һәм дистәләрчә тапкыр бастырылган методик хезмәте ничә буын татар баласын өйрәткән. Кызганычка күрә, татар телендә эшләүче мобиль кушымталар бик аз. Шуңа күрә без күбрәк мобиль кушымталарга, компьютер уеннарына йөз тоткан балаларда укуга һәм язуга кызыксыну уята алучы кушымта булдыруны максат итеп куйдык», – дип билгеләп үтте Алсу Низамиева.

Кушымтада классик әлифба методикасы кулланылган. «Ул аваз ияртемнәреннән башлап, баланы хәтта җөмләләр төзергә дә өйрәтә. Кушымтага шулай ук анимация дә, уеннар да кертелгән, һәрбер хәрефнең үз персонажы бар. Татар халык әкиятләрендәге геройлар ярдәме белән балалар хәрефләрне язарга һәм сөйләргә өйрәнәчәк», – дип аңлатты Алсу Низамиева.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татармультфильм» студиясе директоры Азат Ганиев проектның уен формасында белем бирүгә корылганын билгеләп үтте.

«Әлифба 2.0» – формаль рәвештә дәрес укымыйча гына татар телен һәм татарча укуны үзләштерергә ярдәм итүче кушымта. Бала аны йөкләп ала һәм уйный башлый. Ул үзе дә сизмәстән уен һәм күңел ачу аша уку процессына тартыла. Алдагы хәрефне үтмичә, чираттагысына кереп булмый. Һәр яңа хәреф белән яңа уен төрләре ачыла. Шулай ук кушымтада татар мәдәниятенең 15 персонажы катнаша, алар төрле тавышлар, төрле хәрәкәтләр белән балага кызыклы сәяхәт тәкъдим итә», – диде ул.

Моннан тыш, кушымта белем бирү белән генә чикләнми. Аңа тәрбияви эчтәлек тә салынган. «Логик күнегүләрдән һәм уку техникасына өйрәтүдән кала, кушымтага балаларны тәрбияләү максаты да салынган. Мобиль кушымта балаларны хезмәт сөючәнлеккә, өлкәннәргә ихтирамлы булырга да өйрәтә», – диде Алсу Низамиева.

Аның әйтүенчә, кушымта мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм беренче сыйныф укучылары өчен әзерләнгән. Кушымтаны iOS һәм Android платформаларына йөкләп алып була. Шулай ук ул интерактив такталарда куллану өчен дә яраклаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot